Яңалыклар

26.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Япы энд Япы Иншаат» инвестицион-төзелеш компаниясе җитәкчесе Зафер Йылдырым белән очрашты. «Япы энд Япы Иншаат» компаниясе (YAPI & YAPI İNŞAAT) Истанбулда 1974 елда оешкан. Бүгенге көндә ул - Төркиядә шәһәр һәм юл инфраструктурасы, торак комплекслар, офис биналары һәм рекреацион зоналар проектларын гамәлгә ашыручы иң эре инвестицион-төзелеш компанияләренең берсе. 

25.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.    

25.06.2018

Татарстан белән Польшаның хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре күп. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Влодзимеж Марчиняк белән очрашуда хәбәр итте.

Искәртәбез, кичә ЧМ-2018 кысаларында Казанда  Польша һәм Колумбия җыелма командалары арасында матч узды.

24.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионаты кысаларында Польша белән Колумбия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан берничә эшлекле очрашу уздырды.

Очрашулар «Казан-Арена» стадионында барды.

24.06.2018

Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино килде.

«Казан» халыкра аэропортында ФИФА президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар каршы алды.

23.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында "Сабантуй - 2018" призына ат чабышын карады. 

Казан ипподромында ат чабышын шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар карады. 

23.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узучы республика киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде.

Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка "хәләл" тамгасы куелган продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты. 

23.06.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туенда катнашты.

Бәйрәмдә Алексей Песошинны Чаллы мэры Наил Маһдиев озата йөрде.

Кунаклар “Әкият” һәм “Кечкенә авыл” бәйрәм мәйданчыкларында булдылар. Монда төрле күңел ачу программалары һәм интерактив зоналар тәкъдим  ителде.

23.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй татар халык бәйрәменең төп мәйданында булды. 

Төп мәйдан Мирный бистәсе Каенлыгында оештырылган. 

Быел Сабантуй ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты узу көннәренә туры килде һәм бәйрәмдә ФИФАның Казандагы генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи катнашты. 

Шулай ук Казандагы Сабантуйны карарга Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев та килде. 

 

23.06.2018

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Битләр: << 981 982 983 984 985 986 987 988 ( 989 ) 990 >>