Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда дүрт яңа җитештерү ачылышында катнашты

22.08.2018

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә дүрт яңа завод ачылды. Барлык предприятиеләр «Синергия» индустриаль паркында урнашкан: «СТ Алабуга» (махсус транспорт җитештерү), «СМИТ» (пенополиуретан белән алдан изоляцияләнгән торба продукциясе җитештерү), «Ростонер» (тонер һәм картриджлар чыгару) һәм «Русский воск» (полиэтилен балавыз җитештерү). 

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, CEO Ford Sollers президенты Адиль Ширинов, «СМИТ» ҖЧҖ генераль директоры Максим Гуляев, «Ростонер» генераль директоры Иван Ветряк һәм «Русский воск» компаниясе директоры Никита Симонов та катнашты. 

«Бүген без дүрт җитештерү ачабыз. Бәки, алар андый ук эре түгел, әмма бу проектлар – өстәмә инвестицияләр, яңа эш урыннары бит», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Проектларга гомуми инвестицияләр күләме 1 млрд. сум чамасы, предприятиеләрдә 200дән артык эш урыны булдырылды. «Синергия» мәйданчыгында зур булмаган проект уңышлы эшләсен, ә эшкуарлар исә киләчәк үсешләрен планлаштырсын өчен барлык шартлар да тудырылган», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга үз җитештерүләрен урнаштыру урыны итеп «Алабуга» махсус зонасын сайлап алганнары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга бизнеслары үсешендә уңышлар теләде.     

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, «Алабуга» МИЗда ел азагына кадәр тагын ике яңа завод ачу планлаштырыла.

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов яңа җитештерүләрне карап чыкты, чыгарылучы продукция үрнәкләре белән танышты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.