Яңалыклар

25.08.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.

Мәүлет Чавушоглу Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга кичә кич килде, Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан. Шулай ук кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

24.08.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.   

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Мәүлет Чавушоглу Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәренә килде.  

24.08.2018

Бүген Казанда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты уза. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты. 

24.08.2018

Бүген кичен Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәре белән Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Мәүлет Чавушоглу әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры уырнбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре каршы алды.  

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты карый. 

Тантана бу минутларда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында уза. Искәртәбез, быел мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды. 

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш барышында берничә нотык тыңланылды. «Ру-Инжиниринг» ФҖП директоры Равиль Идиятуллин Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы предприятиеләрендә RU DRIVE бренды белән энергияне нәтиҗәле тотучы җайланмалар кертүне тәкъдим итте.  

24.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздыра.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында оештырылган. 

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

2018 елның җиде ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм сентябрь аена бюджеты расланды.

Компаниянең быелның беренче яртыеллыгындагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.  

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» масус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы  утырышы узды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы әгъзалары МИЗда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башкаруга гомуми күләме 181,1 млн. сумлык инвестицияләре белән 10 яңа компания заявкасын карадылар. Барлык заявкалар да хупланды.

23.08.2018

Татарстан Президенты республика территориясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү кирәклеген билгеләп үтте. Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында катнашты.  

Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.  

Битләр: << 981 ( 982 ) 983 984 985 986 987 988 989 990 >>