Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кыла. Төп максаты – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашу.
Кукмара районына килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев бергәләп, Вахитов ис. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының яңа фермасын карады. 1200 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзелеше 2015 елда тәмамланган.
Комплекста терлекләрне аерым-аерым асрау өчен нәтиҗәле технология гамәлгә кертелгән. Төрле стадияләрдә сыерлар аерым секторларда тотыла, анда аларны тоту кагыйдәләре тулысынча үтәлә. Ашату һәм эчертү процесслары автоматлаштырылган, акыллы микроклимат системасы да энергия ресурсларын, терлек азыгын, шулай ук хезмәт ресурсларын сак тотарга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә фермада 16 кеше эшли (операторлар һәм инженер хезмәте хезмәткәрләре).
Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру комплекста сөт реализацияләү күләмнәрен елына 19 мең тоннага кадәр арттырыга ярдәм итәчәк (50-52 тонна көненә).