Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә булды һәм үзенең таныклыгын алды.
Казанда Дубайның Ислам банкы филиалын ачу планлаштырыла, дип белдерде ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәр Гыйльфановны 3 елга Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле итеп билгеләү турында указ имзалады.
Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Әлеге чарадагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырларның исеме мәңге онытылмаячагына ышаныч белдерде. Тантанада, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай әмире гаиләсе әгъзасы шәех Әхмәт бән Дальмук Джума әл Мактум белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов шәехка Татарстанга визиты һәм республиканың сәнәгый, икътисадый, инвестицион мөмкинлекләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.
Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннар, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышты. Татарстан Президентын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Казан-Арена" стадионында узган "Рубин" белән "Уфа" футбол командалары арасындагы сынау (тест) матчында булды.
Бүген Казанның “Корстон” үзәгендә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Хөкүмәте рәисе министрлык хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын юбилей белән котлады һәм шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия тимер юллары" ААҖ генераль директоры - идарәсе рәисе Олег Белозеров белән Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.