Татарстан Президенты: Югары квалификацияле эшче кадрлар – безнең икътисад өчен бәһасез ресурс

22.08.2018

Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә республика министрлыклары һәм ведомстволары, югары уку йортлары, ресурс үзәкләре, махсус зонаның резидент предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә 56 резидент компания теркәлгән. Шуннан алда гына 4 яңа җитештерү ачылды. «Эре заводмы ул яисә зур булмаган җитештерүме – һәр проект безнең өчен кызыклы. Без „Алабуга“ МИЗ территориясендә үз проектларын гамәлгә ашыруга әзер булган инвесторларга төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде ТР Президенты. 

Ул хәбәр иткәнчә, «Алабуга» МИЗда әлегә 6551 кеше эшли. 2023 елга югары җитештерүчән эшче урыннар санын 16 меңгә кадәр арттырырга кирәк. «Бүген персонал мәсьәләсе беренче планга чыга. Безнең резидентларның җитештерүләре югары технологияле, димәк, алар тиешле күнекмәләре булган һәм бөтен кирәкле стандартларга туры килерлек эшче кадрларга ихтыяҗ кичерә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада югары, урта махсус һәм эшче һөнәрләрен әзерләү системасы булдырылган. Ресурс үзәкләре булдыру эше актив дәвам итә. Республикада 31 ресурс үзәге эшли, шул исәптән – Алабуга политехника колледжы да. «Ресурс үзәкләре конкрет юнәлешләргә карый», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 2012 елда Россия Worldskills бөтендөнья системасына керде. Көньяк Сахалинскта узган «Молодые профессионалы» (WorldSkillsRussia) VI илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.   

«Югары квалификацияле эшче кадрлар – безнең икътисад өчен бәһасез ресурс. Шуңа да без соңгы вакытларда эшче белгечләрен сыйфатлы әзерләү мәсьәләләсенә зур игътибар бирәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

«Ресурс үзәкләрен тәмамлаучыларның югары мәктәптә белем алуларын дәвам итүләре безнең өчен бик мөһим. Инженер-техник составның эшче күнекмәләре булырга тиеш», - диде ТР Президенты. 

«Алабуга» МИЗ резидентларын мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов  дуаль белем алу системасының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Киңәшмәдә нотыклар белән Ford Sollers президенты һәм CEO Адиль Ширинов, «Алабуга»да Ford Sollers заводы директоры Владимир Кузьмицкий, Kastamonu генераль директоры Али Кылыч, Armstrong заводы генераль директоры Владимир Евдокимов чыгыш ясадылар.  

«Сез, ихтыяҗларны анализлап, зур эш башкаргансыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу теманы үстерергә кирәк, иң кирәкле компетенцияләрне билгеләргә».

ТР Президенты  республика ресурс үзәкләрендә өстенлекле компетенцияләр буенча белем бирү мөмкинлеген өйрәнергә кушты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.