Яңалыклар

29.08.2018

Бүген Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт яңа пар-генератор җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Энергетика министры Александр Новак, «Татэнерго» АҖ, «Уралэнергострой» УК вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Яңа ПГУга Казан ТЭЦ-1ның беренче директоры Али Ганиев исеме бирелде.

ПГУ-230 МВт энергоблогын төзү проекты – «Татэнерго» АҖнең «Республика байлыгы» инвестицион программасының бер өлеше булып тора.  

29.08.2018

Бүген Казанның Юдино бистәсендә республика «тимер юл башкаласы»на нигез салуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уза. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров катнашында Юдино торак массивында түбәле яңа боз шугалагы нигезенә беренче таш салынды. Чарада яшь хоккейчылар да катнашты. 

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты. 

29.08.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдындагы мәйданда,   Татарстан Республикасы Көненә багышлап, муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. 

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аеруча тырыш татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана Казан Кремлендә узды.

«Иртәгә төп бәйрәмебезне – Республика көнен уздырабыз, бу бәйрәм алдыннан иң абруйлы, ихтирамга лаек кешеләребезне, төрле тармак – сәнәгать, мәдәният, социаль өлкә хезмәткәрләрен, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакырып, дәүләт бүләкләре тапшыру күркәм гадәткә әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантананы ачып.

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

28.08.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның  COFCO компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

 

28.08.2018

Быел Татарстанда 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Агымдагы елга дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләме 254,6 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

28.08.2018

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Елена Бунина республикада пилотсыз транспорт үстерү турында килешү имзаладылар. Документ ИТ-шәһәрдә автомобиль йөрү өчен сынау зонасы булдыруны күз алдында тота. Иннополис – Европада көндәлек транспортта йөрүләр өчен файдаланылучы беренче шәһәр. 

28.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиска эш сәфәре кыла. Фәнни шәһәрчектә ТР Президенты Иннополис Университетында укулар тәмамлануга һәм яңа студентларны алуга багышланган тантанада катнашты. 

Чарада шулай ук Иннополис Университеты Күзәтүчеләр советы рәисе Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин да катнашты. 

Битләр: << 971 972 973 974 975 976 977 978 979 ( 980 ) >>