Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яңартылган үзәк паркта булды

23.08.2018

Бүген Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара шәһәрендә республика программасы кысаларында төзекләндерелгән үзәк паркта булды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде.

Наталия Фишман хәбәр иткәнчә, паркка реконструкция ясау кысаларында  Ленин һәм Майская урамнары, Норма елгасы яр буе һәм Бертуган Комаровлар йорты ишегалды белән тоташкан бердәм җәяүлеләр йөрү урыны булдырылган.

Парк ике өлештән тора. Беренчесе – чаралар уздыру өчен мәйдан, анда амфитеатр һәм эскәмияләр куелган зона бар.

Икенче өлеше – тантаналы чаралар өчен мәйдан. Мәйданчык белән янәшә олы тузганаклар рәвешендә арт-объектлар урнаштырылган, сәхнәсе дә бар.

Рөстәм Миңнеханов яңа паркны карап чыкты, архитектур хәл ителешләрне бәяләде, паркта йөргән кешеләр белән сөйләшеп торды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.