Рөстәм Миңнеханов: БДИда йөз бал җыйганнарның 60%ка якыны Татарстанда белем алачак

23.08.2018

Бүген Кукмара район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган республика мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, БДИдә йөз бал җыйганнарның 60%ка якыны Татарстан Республикасы югары уку йортларында белем алачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда быелгы уку елында БДИ буенча182 укучы 100 балл җыйган. 10 укучы берьюлы ике фән буенча 100 балл җыйган.

«Бу – сезнең тормышыгызда зур җиңү һәм киләчәк үсешегез өчен зур мөмкинлек. Без сезнең белән горурланабыз. 60 процентка якыныгыз республикада кала, калганнар Мәскәү һәм Санкт-Петербургның атаклы югары уку йортларында укыячак. Әмма Татарстанда югары уку йортларының рейтингы шулай ук зур. Әлбәттә, укуыгызны тәмамлаганнан соң республикабызга әйләнеп кайтсагыз, без бик шат булыр идек. Әмма кайда гына яшәсәгез дә, без сезнең белән элемтәләрне сакларга телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан илнең мәгариф өлкәсендә лаеклы урын били. «Йөз балл җыючылар саны арту бездә системалы эш алып барылуын таныклый. Татарстаннан читтә булганнар республиканың зур потенциалы барлыгын истә тотарга тиеш», – дип белдерде ТР Президенты.

Быелгы уку елында математика һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнарында уртача баллның тотрыклы рәвештә артуы күзәтелә. Югары балл һәм йөз балл җыючылар саны да артты. БДИдә минималь нәтиҗәләрне җиңеп чыга алмаучылар саны да кимеде.   

Рөстәм Миңнехановның 100 балл җыйганнар белән очрашуы «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе алдыннан узды. Очрашуда 120дән артык бала катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.