Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның куәтле комплексы күп кенә стратегик бурычларны хәл итәргә ярдәм итә

24.08.2018

Бүген Казанда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты уза. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты. 

Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов бина каршында оештырылган коммуналь һәм төзелеш техникасы күргәзмәсе экспозициясе белән танышты. Соңыннан машиналарны муниципаль берәмлекләргә тапшырачаклар. Быел барлыгы муниципалитетлар 117 берәмлек махсус  техника алачаклар. 

«Хөрмәтле төзүчеләр! Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, шулай ук сезгә бу авыр хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезнең тырышлыгыгыз белән без ел саен бөтен республика буенча йөзләгән объектлар төзибез һәм ремонтлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә.

Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде: «Бу база бер көн эчендә генә корылмады. Безнең төзелеш индустриясе, проект институтларыбыз, төзелеш комплексына эшләүче хезмәтләребез – болар барысы да сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә барлыкка килде».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның куәтле комплексы күп кенә стратегик бурычларны хәл итәргә ярдәм итә. Бу – нефть эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру да, социаль өлкә объектларын үстерү дә, массакүләм спортны популярлаштыру максатларында спорт корылмалары төзү дә. «Иң мөһиме – без республикабыз кешеләрен тагын күп еллар буена сөендерерлек объектлар төзибез», - диде ТР Президенты. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына һәм  тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары ассызыклаганча, Татарстан – төзелеш комплексын үстерү өлешендә илдәге лидерларның берсе. «Республика төзелеше хезмәткәрләре күптән инде үзләрен һөнәрләренең остасы буларак күрсәттеләр. Шуңа күрә Россия территориясендә гамәлгә ашырылучы бер генә эре проект да Татарстан төзүчеләрен җәлеп итмичә башкарылмый», - диде Леонид Ставицкий.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.