Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» масус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советы әгъзалары МИЗда техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген башкаруга гомуми күләме 181,1 млн. сумлык инвестицияләре белән 10 яңа компания заявкасын карадылар. Барлык заявкалар да хупланды.
Иннополиста түбәндәге резидентлар якын киләчәктә үз эшчәнлекләрен башлаячаклар. Болар – «Провектус Лаб» (машина аша укыту, ясалма интеллект һәм күп күрсәткечләрне эшкәртү технологияләре өлкәсендә фәнни-тикшеренүэшләрен башкару), «Зинг» («Zing» халыкара социаль-медиа платформасын эшләү), «Идарәнең һәм җайга салуның электрон системалары» (ток инверторы нигезендә ешлыкны үзгәртүнең комплектлы җайланмасын эшләү), «АйСиЭл Софт» (төрле конфигурацияләрдәге актуаль ИТ-бурычларны хәл итүгә юнәлгән яңа продуктлар булдыру), «Маркетплейс-технологии» (сәүдә интернет-платформасы булдыру), «МОНК» (предприятиедәге ИТ-инфраструктурага идарә өчен комплекслы программа тәэмин ителешен булдыру), «АИСЕЙЛЗ» (автомат сатуларны программа тәэмин ителеше өчен платформа эшләү), «ВФ-Инно» (табибларның һәм пациентларның дистанцион элемтәсе һәм консультатив медицина хезмәт күрсәтү өчен программа тәэмин ителешен эшләү ), «ЕОРА ДАТА ЛАБ» (ясалма интеллект нигезендә хәл ителешләр булдыруга ярдәм итәрлек прогамма комплексы эшләү), «Риэль Цифровые Технологии» (сәнәгать предприятиеләрендә автоматлаштыруның комплекслы күп баскычлы интеграцияләнгән системасын эшләү һәм гамәлгә кертү).
Искәртәбез, бүген «Иннополис» МИЗда 67 резидент һәм 8 партнер теркәлгән.