Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш барышында берничә нотык тыңланылды. «Ру-Инжиниринг» ФҖП директоры Равиль Идиятуллин Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы предприятиеләрендә RU DRIVE бренды белән энергияне нәтиҗәле тотучы җайланмалар кертүне тәкъдим итте.  

«КЭР-Холдинг»ның (Казан) Чаллы ярдәмче предприятиесе ешлыкны үзгәртеп коручы җайланмалар, реактив куәтле статик генераторлар, түбән вольтлы СГРМ, гармоник актив фильтрлар һәм башкалар җитештерә.

Әлеге продукция электроэнергиясен югалтуны киметә.

Рөстәм Миңнехановның җайланманың бәя буенча конкуренциягә сәләтлелеге турындагы соравына Р.Идиятуллин «очсыз суперконденсаторлар шартлыйлар, нәтиҗәдә җитештерү туктала, шуңа күрә Чаллы аналоглары бик тиз файда китерә башлаячак» дип җавап бирде.

«Зарница» ҖБ базасында инновацион уку-укыту җайланмаларын (манекеннар, симуляторлар) һәм уку әсбапларын җитештерү мөмкинлекләре турында компаниянең генераль директоры Артур Абдулҗанов сөйләде. Компания – «Иннополис» МИЗ резиденты.

Рөстәм Миңнеханов «Зарница»ны югары технологияле предприятие дип атады. «Кешеләрне өйрәтергә кирәк, симуляторлар һәр җирдә кирәк, бигрәк тә югары технологияле җитештерүләрдә», - диде Татарстан Республикасы Президенты һәм эре компанияләр белгечләренә әлеге заводка танышу сәфәре уздырыга тәкъдим итте. 

«Цифра» ҖЧҖ (ГК Ренова, Мәскәү) хәл ителешләренең нефть чыгаруны арттыру мөмкинлеге турында компаниянең генераль директоры урынбасары Юрий Крылов чыгыш ясады.  

«Цифровая электростанция» программасы ярдәмендә, мәсәлән, электростанциянең техник-икътисадый моделен булдырырга һәм эш режимын оптимальләштерергә мөмкин.

Электрик экосистемаларны диджитализацияләү (күрсәткечләрнең мәгълүмати платформасын кору) өлешендә Һиндстан ИТ-компанияләренең тәҗрибәсен өйрәнү турында Ayasta (Айаста) Technologies Һиндстан компаниясенең яңа продуктлар эшләү бүлеге башлыгы Саидип Редди К. сөйләде.  

«Аларга сынаулар өчен ИТ-парк базасында җирле партнеры белән бергә зур булмаган челтәр бирергә мөмкин», - дип тәкъдим ясады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Д.И. Менделеев исемендәге (РХТУ, Мәсәкәү) Россия химик-технология университеты тәкъдир итүе буенча ректор вазыйфаларын башкаручы  Александр Мажуга чыгыш ясады. Югары уку йортында 7 мең студент белем ала, шуларның 12се генә Татарстаннан дигәч, Рөстәм Миңнехановның ник алай аз дигән соравына «чөнки КХТИ яхшы эшли» дигән җавап алынды. Моңа Татарстан Президенты нефть-газ химиясе комплексы өчен кадрлар әзерләү өчен потенциалны берләштерергә тәкъдим итте.

Аннары Александр Мажуга һәм Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты (КНИТУ-КХТИ) ректоры Сергей Юшко ике югары уку Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында арасында Хезмәттәшлек  турында килешү имзаладылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материаллары буенча