Казанга Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу эш сәфәре кыла

24.08.2018

Бүген кичен Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәре белән Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Мәүлет Чавушоглу әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры уырнбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре каршы алды.  

Казанга килүгә үк Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Казан Кремленә юнәлде, анда Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Очрашу тәмамлангач, Мәүлет Чавушоглу һәм Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирәчәкләр.  

Шулай ук Чавушоглу әфәнде Казан Кремленең Шәрәфле кунаклары китабында язма калдырачак дип көтелә.

Иртәгә, 25 августта, Мәүлет Чавушоглуның Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев белән очрашуы планлаштырылган, очрашу кысаларында Изге Болгар шәһәрен, Свияжск утрау-шәһәрен яңарту һәм  Болгар ислам Академиясе проектлары тәкъдир ителәчәк.

Тагын Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, «Стамбул» паркына барып, Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.