Татарстан Президенты республика территориясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү кирәклеген билгеләп үтте

23.08.2018

Татарстан Президенты республика территориясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәтү кирәклеген билгеләп үтте. Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» темасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында катнашты.  

Быел традицион киңәшмә Кукмара шәһәрендә уза. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р.К. Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, республика мунициципаль районнары башлыклары катнаша.  

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни комплексын үстерү мәсьәләләренә дә тукталды. Иң беренче бурычлардан берсе итеп ул фәнни учреждениеләрнең, югары уку йортларының һәм предприятиеләрнең икътисадның реаль секторында «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашу процедураларын җайга салуны тәэмин итүне атады. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, максатчан ориентирларны фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен интенсификациияләү, тикшеренүләрнең һәм эшләнмәләрнең инфраструктурасын глобаль масштабта формалаштыру, шулай ук фән һәм технологияләр өлкәсендә кадрлар потенциалын сыйфатлы беркетү исәбенә тәэмин итәргә мөмкин. «Без бу процесста актив катнашучылар булырга тиеш. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз чиратында вәкаләтле федераль структуралар һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеге арасында бәйләүче звено булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, үткән елның ноябрендә Россия ФАНО ведосмстводагы учреждениеләрне оптимальләштерү нәтиҗәсендә республикада перспектив интеграцион платформа – «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге булдырылды. Әлеге үзәк фундаменталь һәм гамәли фәнне берләштерергә тиеш. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фәннең академик секторының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә 2019 елдан башлап Фәннәр академиясенә перспектив юнәлешләр нигезендә формалаштырылган дәүләт биреме бирелде. 

Татарстан Республикасы Президенты чыгышында милли сәясәт мәсьәләсенә дә тукталды. «Үткән уку елында тел белеме мәсьәләләре аеруча актуаль булды. Без катлаулы чор кичердек. Болардан сабак алырга кирәк. Мәсьәлә озак вакыт хәл ителмәү – безнең эшләп җиткермәү. Моны бездән башка беркем дә хәл итмәячәк. Кайбер мәктәпләр туган телләрен өйрәнүгә гражданнар хокукларын искә алмадылар. Сайланган уку-укыту планнары тиешле ихтыяҗларны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирмәде. Муниципаль берәмлекләр, мәктәпләрне гамәлгә куючылар буларак, әлеге мөһим мәсьәләгә җитәрлек игътибар бирмәделәр», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу юнәлештә төп бурычлар билгеләнгән. Бу – дәүләт һәм туган телләрне укыту методикаларын камилләштерү (цифрлы уку-укыту-методик комплексны булдыруны да кертеп), кадрлар потенциалын үстерүне тәэмин итү, шулай ук төрле милләт һәм дин вәкилләренә ихтирам тәрбияләү.    

Быел июль аенда «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга туган телләрне һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнүгә кагылышлы өлешендә үзгәрешләр кертелде. Уку-укыту планнары һәм программалары, беренче яктан – туган телне өйрәнүнең мәҗбүрилеген, икенче яктан укучылар контингенты үзенчәлеген искә алырга тиеш», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.