Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында катнаша

24.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздыра.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында оештырылган. 

Утырыш барышында берничә нотык тыңларга җыеналар. Шул исәптән - Татарстан Республикасы нефть-газ комплексына энергияне нәтиҗәле тотучы җайланмалар кертү, инновацион уку-укыту җайланмаларын һәм «Зарница» ҖБ базасында уку әсбапларын җитештерү, электрик экосистемаларны диджитализацияләү өлешендә Һиндстан ИТ-компанияләренең тәҗрибәсен өйрәнү. 

Утырышта шулай ук Казан илкүләм тикшеренү-технология университеты белән Д.И. Менделеев ис. Россия химик-технология университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау да көтелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.