Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Мәүлет Чавушоглу Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәренә килде.
Очрашуда яклар Татарстанның, Россия төбәкләренең берсе буларак, Төркия Республикасы белән хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алыштылар.
«Без Төркия белән Россия мөнәсәбәтләре үсешенә, шулай ук төбәкара багланышларны ныгытуга аерым игътибар бирәбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Татарстан белән Төркия арасында булган элемтәләрне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнә, ул быел өч мәртәбә Төркия Республикасында эш сәфәрендә булган.
Татарстан Президенты шулай ук искәрткәнчә, үткән елның октябрендә Казанда Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе утырышы узган. «Бу – ике илнең позицияләрен якынайту өчен җитди мөмкинлек», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, контактларны киңәйтү өчен Төркия Президентының Татарстанга эш сәфәре, Казанга Төркия Республикасы Премьер-министры килү, шулай ук ил Парламенты Рәисенең Татарстан Республикасына эш сәфәре җитди импульс булып тора.
«Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларыннан берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Үткән ел товар әйләнеше 40%ка арткан, һәм ул бүген дә артып тора».
Рөстәм Миңнеханов Төркия бизнесының Татарстан икътисадына инвестицияләре өчен рәхмәт белдерде. «Алабуга» махсус икътисадый зонасында 11 Төркия заводы уңышлы эшли, диде ул.
«Без Төркия халкы белән тугандаш мөнәсәбәтләребезгә шатбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.– Бу икътисадый мөнәсәбәтләр генә түгел, бу – мәдәни һәм рухи мөнәсәбәтләр дә».
Очрашу тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм Мәүлет Чавушоглу массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларын җавап бирделәр.