Яңалыклар

25.08.2018

Бүген Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Казанга эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе  Шамил Гафаров озатуында Казанның "Истанбул" паркында булдылар.

25.08.2018

Бүген Татарстан Республикасында бөртеклеләрне урып-җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенгә 1 млн. гектардан артык мәйданда игеннәр суктырылган, 2,7 млн. тоннага якынча бөртекле ашлык  амбарларга кергән, республика буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га (2017 елда –  35,9 ц/га).

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты. 

25.08.2018

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капремонт программасын гамәлгә ашыру уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган мунициципаль районнарда 18 августан алып күчмә киңәшмәләр уздырыла. Киңәшмәләрне Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Биектау, Лаеш, Балык бистәсе, Питрәч, Зеленодольск, Алабуга, Тукай, Менделеевск районнарында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Капремонт фонды һәм ТР ДТИ уздыра. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.  

25.08.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.

Мәүлет Чавушоглу Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга кичә кич килде, Мәскәүдә ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан. Шулай ук кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

24.08.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.   

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Мәүлет Чавушоглу Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәренә килде.  

24.08.2018

Бүген Казанда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты уза. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты. 

24.08.2018

Бүген кичен Татарстан Республикасына ике көнлек (2018 елның 24-25 августы) эш сәфәре белән Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу килде.  

«Казан» халыкара аэропортында Мәүлет Чавушоглу әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры уырнбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре каршы алды.  

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төзүче көненә багышланган бәйрәм концерты карый. 

Тантана бу минутларда В.И.Ленин ис. Мәдәният йортында уза. Искәртәбез, быел мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды. 

24.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш барышында берничә нотык тыңланылды. «Ру-Инжиниринг» ФҖП директоры Равиль Идиятуллин Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы предприятиеләрендә RU DRIVE бренды белән энергияне нәтиҗәле тотучы җайланмалар кертүне тәкъдим итте.  

24.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы  утырышын уздыра.   

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында оештырылган. 

Битләр: << 941 942 ( 943 ) 944 945 946 947 948 949 950 >>