ТР Президены һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Казан елгал порты янында яңа трамвайларны һәм Татарстан электробусын бәяләделәр

14.11.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровка яңа трамвайлар һәм электробус тәкъдим итте.

Казан трамвае рубин төсендә. Анда 170 кә якын кеше сыя, 29 утыру урыны бар.

Аннары делегация “КАМАЗ”ның “икенче буын” электробусларын карады. Алар бик тиз, ягъни 10-20 минутта зарядка җыюлары белән аерылып тора.  

Алар полупантограф ярдәмендә ультратиз зарядка станциясендә зарядка алачак. Өстәмә буларак борт заряд корылмасы да кулланыла. Бу “төнге зарядка” дип атала.

Электробус 85 кешегә исәпләнгән, анда 33 утыру урыны бар. Казанга тапшырылган бу үрнәк өченче троллейбус маршруты буенча Елга портыннан Академик Глушкога кадәр йөриячәк. Электробус ике-өч ай сыналачак.


"Татар-информ" МА