Татарстан Президенты белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

15.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Гуандун провинциясе вице-губернаторы Оуян Вэймин әфәнде белән очрашуда Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.   

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Гуанчжоу шәһәренә (КХР) эш сәфәре кысаларында узды. Анда Россия Федерациясенең Гуанчжоудагы Генераль консул Виктор Пашков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.   

Рөстәм Миңнеханов Оуян Вэймин әфәндегә очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан делегациясенең Гуандун провинциясендә эш сәфәре программасының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. 

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, Гуандун – Кытайның алга киткән провинцияләреннән берсе, куәтле финанс үзәге.  

«Без Сезнең провинцияне күреп сокландык. Ул икътисадый үсеш дәрәҗәсе буенча һәм югары технологияләр өлкәсендә алда бара», - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кытай – Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерларыннна берсе. Бүген берничә провинция белән хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла, «Хайер», «Вейчай», «Хуавэй» һәм башка уртак проектлар реализацияләнә. 

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Гуандун провинциясе белән югары технологияләр, машина төзелеше, электроника, энергетика, биомедицина һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә мөмкин. «Шулай ук мәгариф, фәнни-техник өлкәдә, туризм буенча хезмәттәшлек итеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Гуандун провинциясе вице-губернаторы билгеләп үткәнчә, Кытай белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр югары дәрәҗәдә. Илләр башлыклары Владимир Путин һәм Си Цзиньпин килешүләре буенча 2018 һәм 2019 еллар  ике ил арасында төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителгән иде. Ә бу исә Татарстан Республикасы белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлекне үстерү ихтмалын арттыра.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.