Татарстан Президенты Кытайда GAC заводында автомобиль төзелеше белән танышты

15.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре барышында “GAC” автомобильләр төзү заводында булды.

GAC - Кытайның автомобиль төзү компаниясе. Ул Гуанчжоу шәһәрендә урнашкан. Заводка1997 елда нигез салынган.  Компания “Trumpchi” маркалы җиңел, "Gonow” маркалы йөк автомобильләре, “Changfeng Auto” мшиналалары, “GAC Bus” автобуслары җитештереп сата.

GAC автомобильләре Якын Көнчыгышка, Африкага һәм Көньяк Америкага – барлыгы 13 экспорт базарына тәкъдим ителә.

Рөстәм Миңнеханов предприятие мәйданнары, автомобиль җитештерү технологик процессы белән танышты. Аңа җыю цехында автоматлаштырылган линияләрне күрсәттеләр. Роботлаштырылган системаның компаниянең продукция эшләүне арттыруга, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән төп алымнарының берсе булуын әйттеләр. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка катлаулы юллардан үтә алырдай машиналар һәм җиңел автомобиль үрнәкләрен күрсәттеләр.

Компания җитәкчелеге белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов предприятие эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын һәм модельләр күплеген билгеләп үтте. Аннан соң яклар Татарстан һәм GAC автокомпаниясе арасында алга таба хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында фикер алышты. Кытай автомобиль җитештерүчеләр унлыгына кергән GAC заводының беренче модельләре Россия автосалоннарында инде 2019 елда ук булыр дип планлаштырыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.