Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Газпром” ГАҖ “Факел” фестивале ачылышында катнашты. Фестиваль кысаларында “Газпром” ГАҖ оешмаларының үзешчән иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә Россия фән һәм мәдәният үзәге белән янәшә бакчада шәрыкне өйрәнү буенча күренекле галим һәм сәяси эшлекле Евгений Примаков бюстын ачу тантанасында катнашты. Чара Мисыр Гарәп Республикасында Россотрудничество вәкиллеге тарафыннан оештырылган иде.
Беренче сүз Татарстан Республикасы Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнехановка бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре кысаларында дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әль-Әзхәргә юнәлде. Татарстан Республикасы делегациясе составында Әль-ӘзхәрУниверситетына Болгар ислам академиясе президенты Камиль Исхаков һәм ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти Камиль хәзрәт Сәмыйгуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия ислам институты вәкилләре дә барды.
Мисыр Президенты белән сөйләшүләрдән соң Мисыр Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Мисыр Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашуы узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты һәм Болгар ислам академиясе президенты Камиль Исхаков, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президентының тышкы бәйләнешләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Попов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде. Аны Каһирә аэропортында Мисыр сәнәгать һәм сәүдә министры Әмр Нәссар һәм Россиянең Мисырдагы вакытлы ышанычлы вәкиле Светлана Зубова каршы алды.
Бүген Татарстанның Лаеш районында “Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чираты ачылды һәм икенче чираты төзелешенә старт бирелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул әлеге проектның чөгә (стерлядь) балыгын Татарстан Кызыл китабыннан чыгару мөмкинлеген бирәчәген әйтте.
Балык үрчетү комплексы проекты су белән тәэмин ителешнең ябык системасын кулланып эшләүне күз алдында тота. Биредә елына 5 млн чөгә маймычы җитештереләчәк. Алар Идел-Нократ төбәге сулыклары балык запасын тулыландыру өчен кирәк. Тагын 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна мәрсин(осетр) товар балыгы үстереләчәк. Планлаштырылган гомуми инвестицияләр күләме 625 млн сумны тәшкил итә.
“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексының беренче чиратының инвестиция күләме 160 млн сум белән бәяләнгән. Елына 1 млн чөгә маймычы җитештерү комплексы төзелгән. Аның мәйданы - 1480 кв метр. Биредә су белән тәэмин ителешнең дүрт ябык җайланмасы бар. Биредә тулы җитештерү технологиясе һәм паспортлаштырылган ана балыклар булдыру циклы күздә тотыла.
“Безнең хыял тормышка ашу юлында. Без су чыганакларына бай төбәк. Балыкны ашарга яратсак та, кызганыч, аны үрчетү бездә җитәрлек дәрәҗәдә түгел әле. Һәм менә яхшы хәбәр – миллион чөгә маймычы җитештерү комплексы. Әлеге проект чөгә балыгын Татарстан Кызыл китабыннан чыгару мөмкинлеген бирәчәк”, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комплекс ачылышы тантанасында.
Ул тагын биш комплекс, шул исәптән мәрсин (осетр) маймычы җитештерү буенча да төзеләчәген әйтте.
Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Василий Соколов мәрсин балыгы үрчетү заводы төзелеше буенча капсуланың узган ел сентябрь аенда салынганлыгын искә төшерде.
“Биосфера-Фиш” балык үрчетү комплексына нигез салучы һәм учредителе Владимир Малыгин фикеренчә, мәрсин балыгы популяциясен торгызуда табигатькә ярдәм итүдә һәм балыкны лаеклы бәядән сатып алып булуда искиткеч мөмкинлек булдырылды.
Балык үрчетү комплексын ачу тантанасында шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Биосфера-Фиш” генераль директоры Игорь Абдрахманов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Лаеш районының Комлы Кәвәл авылында яңа табиб амбулаториясе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Медицина объекты дүрт авыл җирлегенә хезмәт күрсәтәчәк: Комлы Кәвәл, Никольское, Орел һәм Матюшино. Амбулатория 13 мең кешенең сәламәтлеген кайгыртачак. Хезмәткәрләренең штат саны 53 кеше, шул исәптән 11 табиб.
2018 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 164 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 13 млн. 495 мең сумга 362 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанга Көнчыгыш-Казахстан өлкәсенең зур делегациясе килү Казахстан белән хезмәттәшлекне, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә, үстерүгә этәргеч булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Искәртәбез, Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Казанга кичә, 2018 елның 11 октябрендә, эш сәфәренә килде.
Бүген Казанда, Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге бакчада «Тайказан» скульптурасын ачу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов катнашты.
«Тайказан» скульптурасы Төркстандагы (Төркстан өлкәсе, Казахстан) Яссәви мавзолеендагы Тайказанның күчермәсе, ул кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булып тора.