Рөстәм Миңнеханов: Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар

15.11.2018

Татарстан белән Гуандун провинциясе арасында хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар. Бергәләп аны гамәлгә ашыру өчен актив эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Гуандун провинциясе эшлекле даирәләре бизнес-форумында хәбәр итте. 

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Гуанчжоу шәһәрендә эш сәфәрендә (Кытай Халык Республикасы). 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия белән Кытай арасындагы багланышларны ныгытуга юнәлгән Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләре торышы һәм аларны үстерү турында фикер алышу өчен мөмкинлек туды. Ул искәрткәнчә, быел һәм киләсе ел ике ил арасында төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителгән иде. 

Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. «Хөкүмәтләр һәм эшлекле даирәләр төрле тармакларда элемтәләрне үстерергә тырышалар. Татарстан әлеге процессларда төбәк дәрәҗәсендә актив катнашырга әзер».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Кытай партнерлары белән эшләү буенча бай тәҗрибәсе бар. Үзара рәсми һәм бизнес делегацияләренең эш сәфәрләре оештырыла. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли, Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Моннан тыш, КХР провинцияләре, компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр төзелде һәм гамәлгә ашырыла.

«Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе катнашында Татарстанда  „Аммоний“ минераль ашламалар җитештерү заводы төзелде. Тяньцзин икътисадый һәм техник үсеш зонасы „Алабуга“ МИЗда уртак предприятиенең өченче чиратын үстерү мөмкинлеген карый, - диде Рөстәм Миңнеханов. - „КАМАЗ“ һәм  “Вейчай“ Кытай компанияләре арасында автомобиль двигательләре өлкәсендә багланышлар алып барыла. „Хуавэй“ компаниясе белән без мәгълүмат-коммуникация технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәбез».

«Хайер» Кытай корпорациясе Татарстанда суыткычлар җитештерү заводын ачты. Бүген бу компания кер машиналары җитештерү заводын төзү эшләрен алып бара. «Хайер» шулай ук югары технологияле индустриаль парк оештырырга планлаштыра. 

«Без Гуандун провинциясе белән югары технологияләр, машина төзелеше, электроника, энергетика, биомедицина һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итә алыр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты тагын билгеләп үткәнчә, киләсе елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык дөнья чемпионаты узачак, ул Кытай вәкилләрен шушы чарада катнашырга чакырды. 

Гуандун Хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Линь Цзи чыгышында хәбәр иткәнчә, Гуандун провинциясенең 2017 елда Россия белән товар әйләнеше $7,3 млрд булган, бу сан үткән елның шушы чорына карата 30%ка арткан.   

Аннары Татарстан Республикасы турында җентекле мәгълүматны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бирделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.