Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге объектлары әзерлеген бәяләде. ТР Президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе У Юн Гын белән очрашты.
Республикада яшелчәләр утыртуга бирелгән җирләр мәйданы 30 процентка артты.
2018 ел башыннан Татарстанда 1 млн 650,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган. Бу сан төбәк буенча еллык планның 70 процентка якынын тәшкил итә. Әлеге күрсәткечләр Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеле булды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республикада бөтен җирдә җылылык бирү турында карар кылды.
Лениногорскида Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин, ТР буенча дәүләт юл хәрәкәте иминлеге баш инспекторы Ленар Габдурахманов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Тяньцзинь икътисадый һәм техник үсеш зонасында (TEDA) булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Wanhua Chemical» компаниясе башлыгы Женгтяй Ляо нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.
Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назыйл Насыйбуллин һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яньтай шәһәрендәге (КХР) югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркын карады. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Миңгалиев озата йөрде.