Рөстәм Миңнеханов Гуандун Хөкүмәте генераль секретаре урынбасары белән очрашты

15.11.2018

Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гуандун провинциясе Хөкүмәте генераль секретаре урынбасары Линь Цзи әфәнде белән очрашты. 

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, элек ул бер ничә мәртәбә Гуандун провинциясендә булган. 2011 елда Шэньчжэньдә Бөтендөнья студентлар уеннары узган. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Казан Шэньчжэньнән Универсиада-2013 эстафетасын кабул итеп алган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре югары дәрәҗәдә. Илләр җитәкчеләре Владимир Путин һәм Си Цзиньпин төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәләр, шуңа күрә Татарстан белән Гуандун провинциясенең киләчәк хезмәттәшлек өчен әйбәт  перспективалары бар, диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Гуандун – Кытайның алга киткән провинцияләреннән берсе, куәтле мәгариф һәм икътисадый үзәге. Ул провинция җитәкчелегенә Татарстан белән  хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясенә республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, эре предприятиеләре вәкилләре керә. «Эш сәфәре барышында үзара багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачарбыз һәм уртак проектлар турында килешербез дип ышанам», - диде ул. 

Линь Цзи ике төбәк арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен югары перспективалар булуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, төбәкләргә икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә, шулай ук гуманитар өлкәдә дә: мәгариф һәм мәдәнияттә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.