Яңалыклар

03.10.2018

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

02.10.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында үсемлекләр өчен субстратлар - туфрак һәм табигый кушылмалар катнашмасы җитештерүче Grodan заводы ачылды. Анда  Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Даниянең Россиядәге илчесе Карстен Сендергорд,  «ROCKWOOL International» өлкән вице-президенты Томас Келлер,  «ROCKWOOL Russia» генераль директоры Марина Потокер катнашты.

02.10.2018

Татарстанда “Өлкәннәрне карау мәктәбе” пилот проекты эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Карстен Сендергорд әфәнде белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.    

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лорд Уэйверли (Бөекбритания) белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Очрашуда яклар Татарстан белән Бөекбритания арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

01.10.2018

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия тренировкалары башлануга багышланган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.

01.10.2018

Бүген Магнитогорскка эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский белән очрашты. Очрашуда төбәкләр арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды. Татарстан Республикасы ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов, «ПО «Завод им. Серго» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Лена Колесникова һәм башкалар катнашты. 

01.10.2018

Бүген Магнитогорскига эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татарлары конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.

01.10.2018

Бүген Магниторгорск шәһәренә эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖндә булды. Рөстәм Миңнехановны комбинат эшчәнлеге белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм “Магнитогорск металлургия комбинаты” Директорлар советы рәисе Виктор Рашников таныштырды. Татарстан Республикасы делегациясе домна мичләрендә металл кою, калын табаклы калай җитештерү цехын карады.

 

01.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәренә эш сәфәренә килде. Магнитогорск аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, Магнитогорск шәһәре башлыгы Сергей Бердников, «Магнитогорск металлургия комбинаты» ГАҖ Директорлар советы рәисе Виктор Рашников һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Битләр: << 941 942 943 944 945 946 947 948 949 ( 950 ) >>