Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очаршу Казан Кремлендә узды.
Эшлекле очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Комаров "Кол Шәриф" мәчете комплексын карадылар.
Куналкарны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды, ул аларны өзлексез Коръән уку буенча уникаль проект белән таныштырды һәм Татарстан башкаласының җәмигъ мәчетен күрсәтте.
Кунаклар шулай ук Казан Кремлендәге Благовещенский соборны карадылар. Губернатор сарае янындагы күзәтү мәйданчыгыннан Рөстәм Миңнеханов Игорь Комаровка шәһәр паномарасын күрсәтте.