Игорь Комаров Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән бергә Мәрьям-ана Казан иконасы соборын торгызуның барышы белән танышты

14.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Мәрьям-ана Казан иконасы соборы  төзелешен карап чыктылар.  

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Комаров Крестовоздвиженский храмын карадылар, анда аларга Мәрьям-ана Казан иконасын алу һәм храм тарихы турында сөйләделәр. Шулай ук кунаклар торгызылучы соборны һәм төзелүче храмны да карап чыктылар.

Чара барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле төзелеш эшләре сыйфатын һәм проектны гамәлгә ашыру темпларын югары бәяләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте