Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның элегрәк Орджоникидзе бистәсе дип аталган Соцгород микрорайонының тарихи объектларын карап чыкты.
Татарстан Президентын ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» ММҮ янәшәсендәге яңартылган скверны һәм яр буе үрен карап чыкты.
Бу төзекләндерү объекты «ТАИФ» ААҖ хәйрия эшчәнлеге кысаларында финансланды.
Искәртәбез, Казан үзәгендә Фукс скверы янәшәсендәге яр буе үрен төзекләндерү мәсьәләсе 2017 елның июнендә карала башлады, ул чакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ җитәкчелеге белән бергәләп, «Казан» ММҮ янындагы күп катлы җир асты парковкасын төзүнең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казанда МАРШ-2018» архитектур воркшопында катнашучылар Татарстан Республикасы социаль-мәдәни үзәкләренең архитектур концепцияләрен һәм аларны контент тулыландыру планын тәкъдир иттеләр.
Чара «Смена» ЦСК (Казан) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EuroSkills-2018 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов, экспертлар, шулай ук Татарстан спортчыларының ата-аналары катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара "Корстон" КСКК нда Казанда узды, анда республика авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре җыелды - игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, фермерлар, алдынгы районнар җитәкчеләре, тармакның иң яхшы хезмәткәрләре һәм ветераннары.
Тантана театраль тамашадан башланды.
Соңгы елларда сөткә ихтыяҗ арта бара, аңа уртача сатып алу бәяләре күтәрелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган коммуникацион сессиядә Россия Банкының Акча-кредит сәясәте департаменты директоры урынбасары Андрей Липин РФ Үзәк банкының акча-кредит сәясәте максатлары һәм принциплары турында сөйләде.
Бүген Дәүләт Советында «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча парламент тыңлаулары булды.
Гадәттәгечә фикер алышуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, парламент башлыгы урынбасарлары Юрий Камалтынов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ ФС Федерациясе Советы әгъзалары,ТР Министрлар Кабинеты, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, Иҗтимагый палата, Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Парламент тыңлауларына Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислек итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә (Канадзава шәһәре) эш сәфәре кысаларында Хокусё заводында конвеер һәм сортларга аеру җайланмаларын җитештерү белән танышты.
Татарстан Республикасы Япония һәм Исикава префектурасы бизнес вәкилләре белән халыкара һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне актив үстерә һәм хезмәттәшлекне үстерергә һәм киңәйтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Канадзава шәһәрендә узган «Татарстан-Япония» бизнес-форумында хәбәр итте.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава мөрәҗәгать итте, ул бизнес-форум ачылу белән бөтенесен дә котлады