Рөстәм Миңнеханов Кытайда Beiqi Foton Motor автомобильләр компаниясендә булды

15.11.2018

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Гуандун провинциясенә эш сәфәре кысаларында илдәге иң эре автомобиль заводларының берсе булган Beiqi Foton Motor компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

Beiqi Foton Motor дәүләт компаниясе йөк автомобильләрен, автобуслар, спорт машиналарын, авыл хуҗалыгы техникасын проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә. АНы 1996 елда ачканнар. Шул вакттан бирле компания 8 миллионнан артык автомобиль җитештергән.

Beiqi Foton Motorның Кытай территориясендә 10 заводы бар, алар елына 1,5 млн. автомобиль чыгара, шулай ук Кытайдан читтә 6 завод бар, анда елына 200 меңнән артык автомобиль чыгарыла. 

Рөстәм Миңнеханов Beiqi Foton Motor компаниясе эшләп чыгара торган техника үрнәкләрен һәм предприятиенең җитештерү линияләрен карады.

Beiqi Foton Motor җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан Президентына Россия территориясендә Кытай автомобиль заводы продукциясен 2009 елдан бирле эшли торган «Фотон Мотор» компаниясе танытуы хакында хәбәр иттеләр.

ТР Президенты Beiqi Foton Motor компаниясенең Кытай автомобиль сәнәгате лидерларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Яклар хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантлары, шул исәптән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә дә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.