Татарстан Президенты Кытайга эш сәфәре кыла

15.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Гуандун провинциясендә эш сәфәре кыла.  

Бүген Гуанчжоу шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Гуандун провинциясенең Баш секретаре Линь Цзи белән очраша, Гуандун провинциясе вице-губернаторы Оуян Вэймин белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшә. 

Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы һәм Гуандун провинциясе эшлекле даирәләре катнашындагы бизнес-форумда катнашуы көтелә. 

Гуанчжоу шәһәрендә ТР Президенты «Beiqi Foton Motor Co. Ltd.» һәм «GAC» автомобильләр төзү заводлары белән танышырга планлаштыра.

Иртәгә, 16 ноябрь көнне, Татарстан Президенты Шэньчжэнь шәһәрендә CHTF Кытай югары технологияләр күргәзмәсен карый һәм түләү системалары өчен инновацион алымнар тәкъдим итүче «PAX Technology» компаниясе җитәкчелеге белән очраша. 

Моннантыш, Татарстан Президенты куркынычсызлык өлкәсендә Huawei компаниясенең инновацион алымнары белән таныша. Ареым алганда, Рөстәм Миңнехановка Шеньчжэнь шәһәрендә "акыллы полиция" үзәген кхрсәтәләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.