Рөстәм Миңнеханов Британия парламенты әгъзалары белән очрашты

26.11.2018

Лондонга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең Парламент бинасында булды һәм Британия парламентарийлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов та катнашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Парламент әгъзаларына Татарстанның икътисадый потенциалы турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстанның Бөекбритания белән үзара сәүдәсенең югары дәрәҗәдә булуын хәбәр итте. Быел товар әйләнеше берничә мәртәбә арткан һәм $800 млн. булган, ел азагына кадәр $1 миллиардка кадәр җитәр.

«Бүген без IV Россия-Британия бизнес-форумында катнаштык. Без бөтен проблемалар буенча да хәл итүебез бертөрле булмавын аңлыйбыз, әмма бизнес эше ягыннан багланышларны арттыру өчен мөмкинлекләр бар», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Лондонда берничә җирле компания вәкилләре белән очрашу узган: «Без Британия партнерларыбызның  Россия белән, Татарстан Республикасы белән кызыксынуларын күрәбез».

Аннары очрашуда Россия-Британия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Бөекбритания арасындагы ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.