Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әбу-Дабида булды. Ул Әбу-Даби варис шахзадәсе шәех Мөхәммәд бин Зәид Әл Нәхайян чакыруы буенча «Формула-1» Гран-при этабының шәрәфле кунакларынннан берсе иде.
Бу мәртәбәле кунаклар арасында Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров та бар иде.
Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов Әбу-Даби варис шахзадәсе шәех Мөхәммәд бин Зәид Әл Нәхайян, Дубай Әмирлегенең вирас шахзадәсе Хәмдән ибн Мөхәммәд Әл Мәктүм, шулай ук Согуд Гарәбстаны Мәмләкәте варис шахзадәсе Мөхәммәд ибн Сәлмән Әс Сауд белән эшлекле әңгәмәләр уздырды.