Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш визиты кысаларында Бөекбританиядә татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли Шура" милли берлеге рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Хәзерге вакытта Бөекбританиядә 500дән артык татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре. Татарлар бирегә Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Балтыйк буе илләреннән килгән.
2017 елда «Заман» татар-башкорт җәмгыяте оештырылган. «Заман» оешмасы координаторы Диана Яхина бүгенге көндә оешма тарафыннан 20дән артык чара: милли бәйрәмнәр, иҗади кичәләр үткәрелүен хәбәр итте. Быел Бөекбритания беренче тапкыр «Татарча диктант» халыкара акциясендә катнашты.
Хәзерге вакытта Бөекбританиядә 500дән артык татар яши. Аларның барысы да диярлек эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре. Татарлар бирегә Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Балтыйк буе илләреннән килгән. Аларны 2017 елда оештырылган «Заман» татар-башкорт җәмгыяте берләштерә.
«Заман» оешмасы координаторы Диана Яхина бүгенге көндә оешма тарафыннан 20дән артык чара: милли бәйрәмнәр, иҗади кичәләр үткәрелүен хәбәр итте. Быел Бөекбритания беренче тапкыр «Татарча диктант» халыкара акциясендә катнашты.
Татар телен саклау темасына аерым игътибар бирелә. Лондонның үзәк мәчетендә татар теле курслары эшли.
Рөстәм Миңнеханов «Заман» татар-башкорт берләшмәсенең актив позициясен югары бәяләде. Ул татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауда гына түгел, ә үстерү юнәлешендә дә зур эш алып бара.
«Татарстанда бүген 30 проценттан артык татар яши. Калганнары бөтен Россия, шулай ук чит илләрдә гомер итә. Әгәр без үзебезнең милли традицияләрне һәм телебезне саклап калырга телибез икән, аралашырга, моның өчен төрле формалар табарга кирәк. «Заман» берләшмәсенең бу изге эшкә керткән өлеше бик зур. Без сезнең белән горурланабыз һәм рәхмәт белдерәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре кунаклар өчен берничә иҗади номер башкарды. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, «Заман» берләшмәсе әгъзаларына Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.