Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга (Бөекбритания) эш сәфәренә килде. Ул анда бизнес-бергәлек вәкилләре белән берничә очрашу уздырачак һәм республиканың инвестицион потенциалын тәкъдир итәчәк.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиянең татар җәмәгатьчелеге белән очрашырга, шулай ук IV Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында катнашырга җыена. Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында Татарстан Президенты Европа һәм Африка буенча National Geographic Partners компаниясенең өлкән вице-президенты Аннабел Канвелл ханым белән очрашуда сөйләшергә ниятли.
Шулай ук Лондонда Рөстәм Миңнехановның Британия парламентарийлары белән очрашуы һәм «Precision Decisions Ltd» (АСК өлкәсендә инновацион технологияләр), «United Green Group» (балалар туклануы), «Househam» (авыл хуҗалыгы техникасы) һәм «Visit Britain» (туризм) компанияләре җитәкчеләре белән сөйләшүләре көтелә.