Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонга эш сәфәре кысаларында берничә компания җитәкчелеге белән очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Президентының Европа һәм Африка буенча National Geographic Partners компаниясенең өлкән вице-президенты Аннабел Канвелл ханым белән очрашуының темасы туризм өлкәсе булды. Бөтен дөньяга мәгълүм компаниягә сәяхәтләр турында телевизион каналлар, журналлар, Интернет-ресурслар, китаплар, балалар өчен басмалар керә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиянең популяр туризм үзәге булып тора, ел саен Татарстанга 3 миллионнан артык кунак килә, шул исәптән чит илләрдән дә. ТР Президенты Канвелл ханымга республикада туризм инфраструктурасы һәм кунакчыллык турында сөйләде. Яклар хезмәттәшлек юнәлешләре, аерым алганда, National Geographic медиаплатформаларында Татарстанның туризм потенциалын алга сөрүгә юнәлгән хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Precision Decisions Ltd компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, компания авыл хуҗалыгы өлкәсендә инновацион технологияләр белән шөгыльләнә. Компания – Hands Free Hectare роботлаштырылган ферма проектын эшләүчеләрнең берсе. Берничә гектар авыл хуҗалыгы җирендә бөртекле ашлык җитештерү эшләрен тракторлар һәм дроннар башкара. Машиналарга диспетчер бүлмәсеннән идарә итәләр. АСК өлкәсендә автоматлаштыру процесслары ясалма интеллект технологияләрен гамәлгә кертүдән тизрәк бара һәм киләчәктә акчаларны экономияләүгә китерә.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң яхшы дөнья тәҗрибәсенә йөз тота, үз басуларында алдынгы техниканы һәм инновацион технологияләрне кулланырга тырыша. Рөстәм Миңнеханов Precision Decisions Ltd вәкилләрен Татарстанга чакырды һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруны карарга тәкъдим итте.
United Green Group җитәкчелеге белән очрашуда инвестицион хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Британия инвестицион төркеме энергетикада, автосәнәгатьтә, азык-төлек продуктлары җитештерү өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә уңышлы проектлары белән бөтен дөньяга мәгълүм. Рөстәм Миңнеханов республиканың инвестицион потенциалы, тиешле инфраструктураны үстерү турында сөйләде. Яклар хезмәттәшлекнең төрле вариантларын эшләү өчен эш төркеме төзергә килештеләр.