Лондонда «АГРОСИЛА» һәм «Househam» компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

26.11.2018

Бүген Лондонда IV Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында «АГРОСИЛА» Татарстан компаниясе һәм Британия «Househam» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында кул куелды.   

Документ хезмәттәшлекне күп этапта үстерүне күз алдында тота. Беренче этапта «АГРОСИЛА» предприятиеләрендә сынап карау өчен ике «Househam» сиптергечен китерү планлаштырыла. Татарстан компаниясе белгечләре фикеренчә, мондый техниканы сатып алу басулар эшкәртү нәтиҗәлелеген арттырырга, җыелучы уңышның сыйфатын һәм күләмнәрен арттырырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук килешү кысаларында Чаллыда «Househam» компаниясе техникасына хезмәт күрсәтү һәм аны реализацияләү буенча рәсми вәкиллек ачу да карала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.