Татарстан Президенты Уэльсның Беренче министры Каруин Джонс белән очрашты

26.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Уэльсның Беренче министры Каруин Джонс белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Лондонга эш сәфәре кысаларында узды.

ТР Президенты ассызыклаганча, Уэльс – Бөекбританиянең бай тарихы һәм традицияләре булган иң кызыклы һәм матур төбәкләреннән берсе. Икътисадының төп секторлары – файдалы казылмалар чыгару сәнәгате, металлургия, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, авыл хуҗалыгы.

«Без багланышларыбызны ныгытырга омтылабыз. Минемчә, төбәкара дәрәҗәдә без уңышлырак эшли алырбыз иде. Татарстан Хөкүмәте белән Уэльс Хөкүмәте арасында бернинди каршылык та юк. Без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләшеп килешә алабыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук ике яклы багланышларны җайга салу өчен, үзара эшлекле визитларны оештыру өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте. «Бу киләчәк эшебез өчен яхшы этәргеч булачак», - диде Татарстан Президенты.

Каруин Джонс үз чиратында Татарстанның икътисад һәм сәнәгатьне үстерү өлешендәге казанышларын югары бәяләде. Уэльсның Беренче министры Рөстәм Миңнехановның эш төркеме төзү турындагы тәкъдимен хуплады.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.