Татарстан Президенты Лондондагы бизнес-форумда Бөекбритания белән үзара сәүдә үсешен ассызыклады

26.11.2018

Татарстан Бөекбритания белән үзара файдалы хезмәттәшлеккә ачык. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген IV Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында белдерде. Форум хезмәттәшлеккә һәм сәүдә-инвестицион проектларны үстерүгә юнәлдерелгән. 

Форумда шулай ук "Сколково" фонды рәистәше Аркадий Дворкович, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Бөекбритания - Татарстанның алдынгы тышкы икътисадый хезмәттәшләренең берсе. 2017 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 55 процентка арткан һәм 340 млн. доллар тәшкил иткән. Быел да үсеш бар: 9 айда үзара сәүдә күләме 800 млн. доллардан арткан. "Без Бөекбританиягә нефть, нефть продуктлары, пластмасса, каучук, резинадан эшләнмәләр һәм башка товарлар китерәбез. Татарстан үз чиратында җиһазлар, технологияләр, сәнәгать товарлары ала", - дип хәбәр итте ул. 

Татарстан Британия эшкуарлары даирәләре белән элемтәләрне арттырырга тели, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. республика предприятиеләре һәм банклар инглиз партнерлары белән турыдан-туры эш алып бара. Бөекбританиядә уздырыла торган күргәзмәләрдә катнашалар, производствода Британия технологияләрен кулланалар. "Татнефть" компаниясе Россиядә беренчеләрдән булып Лондон биржасына чыкты. Республикада 25 елдан артык Британия партнерлары белән берлектә оештырылган «ICL» ИТ-компаниясе эшли. Гуманитар элемтәләр дә үсә: Татарстан вузлары Британия университетлары белән хезмәттәшлек итә. 

"Татарстан Республикасы - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый яктан үскән төбәкләренең берсе. Бездә нефть эшкәртү, нефть химиясе үскән, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар җитештерелә. Сәнәгать товарларыбызның яртысын без экспортка җибәрәбәз. Агросәнәгать комплексында тәҗирбәбез бай: республика үзен тулысынча авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә", - диде Татарстан Президенты. 

Аеруча, ТР Президенты сүзләренчә, инвестицион мохиткә игътибар бирелә. Бөекбританиядән инвестицияләр күләме 1 млрд. долларга җитә. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, энергетика, нефть химиясе, автомобильләр төзү, автокомпонетлар өлкәсендә, авиатөзелеш, ИТ-өлкә, агросәнәгать комплексы, инжиниринг, медицина һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшек итеп була. 

"Без Британия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итәргә һәм үзара файдалы элемтәләрне үстерергә телибез, сезнең компанияләргә ярдәм итәргә әзербез", - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.