Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты – «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтүчеләр советы утырышында катнашу.
Утырыш Россия Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Көн тәртибендә – 2018 елда Стратегик инициативалар агентлыгының эш йомгаклары, шулай ук Агентлык 2019-2021 елларда гамәлгә ашырырга ниятләгән яңа проектлар. Шулар арасында шәһәр үсешенең актуаль проблемаларына игътибар иткән шәһәр бергәлекләренә һәм аларның лидерларына ярдәм күрсәтү, эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләгәндә цифрлы платформа булдыру, шулай ук илдә технологик эшкуарлыкны үстерү буенча системалы чаралар күрү.
Кереш сүзендә Владимир Путин белдергәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы – «эшләнгән эшләре һәм планлаштырылган проектлары буенча шатландырырлык проект».
Стратегик инициативалар агентлыгының җиде еллык эшчәнлегенә йомгак ясап, Владимир Путин ассызыклаганча: «Күзгә күренерлек, аңлаешлы нәтиҗәләр бар. Бу - бизнес өчен хокукый базаны һәм шартларны яхшырту. Икенчесе – 350дән артык конкрет проектка ярдәм күрсәтү, аларда – эш урыннары, алдынгы продуктлар, технологияләр. Һәм, ниһаять, бу ирекле, мәгариф һәм социаль инициативалар. Әлбәттә, Агентлык бурычларны хәл итәрлек уникаль механизм эшләде, иң мөһиме, үз тирәсенә уңай үзгәрешләрне иҗат итәрлек һәм алга сөрерлек кешеләр берлеген туплады. Алар арасында – эшкуарлар да, новаторлар да, волонтёрлар да, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре дә, галимнәр дә: хәзер мин канәгатьлек хисе белән берничә проектны карап чыктым, алар фәннән килеп чыга, фундаменталь фәннән үсә, билгеле инде, болар бар да шатландыралар».
Владимир Путин чыгышының стенограммасы төгәлрәк www.kremlin.ru сайтында.
Төп нотык белән «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автономияле коммерциячел булмаган оешмасының генераль директоры Светлана Чупшева чыгыш ясады.
Утырышты катнашучылар «Социаль проектлар», «Яңа бизнес», «Яшь профессионаллар» юнәлешләре проектлары һәм инициативалары буенча фикер алыштылар.
Стратегик инициативалар агентлыгының Лидерлар клубы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга «Россия» дип язылган һәм дәүләт гербы төшерелгән, композит материалдан ясалган хоккей кәшәкәсе бүләк иттеләр.
Владимир Путинга композит хоккей кәшәкәләре җитештерүче предприятие турында сөйләделәр.
Искәртәбез, композит материаллардан ясалган хоккей кәшәкәсе Чаллыдагы «Заряд» ҖЧҖ заводында җитештерелгән.