Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәрендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының күп фатирлы торак йортлар төзелешенең барышын тикшерде. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов озата йөрделәр.
Төзелеш мәйданчыгында агымдагы эш барышы һәм алга таба объектлар төзелешен төгәлләү эшләре турында фикер алыштылар.
Бүгенге көндә 22 позициядә үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы тоташтырылган, эчке эшләр бара. Алексей Песошинга бүгенге көндә агымдагы елның 2 кварталында торак йортларны файдалануга тапшыру өчен бөтен көчләрен куюларын хәбәр иттеләр.
Алга таба Алексей Песошин һәм Ирек Фәйзуллин шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Узган ел район шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 2018 -2020 елларга федераль инвестицион программага кергән. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү алты этапта планлаштырылган. Эшләр дәвам итә. Объектта бүгенге көндә 117 кеше эшли.
Очрашу тәмамланганда Алексей Песошин төзелеш һәм объектларны реконструкцияләү өчен җаваплы кешеләрне темпны арттырырга һәм эшнең сыйфатына аерым игътибар итәргә чакырды.