Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә 2018 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

15.01.2019

Бүген Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсендә 2018 елда ТР да ведомствоның хәрби-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау һәм киләчәккә бурычлар билгеләү буенча киңәйтелгән киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы буенча командующие урынбасары генерал-майор Евгений Березин, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР  буенча идарәсе башлыгы Динар Хәмитов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләре  һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәне Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы генерал-майор Рөстәм Гомәров ачты. Төп докладны Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары – штаб башлыгы Сергей Якушев ясады.

2018 елда Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсенең төп көчләре  җәмәгать тәртибен саклау бурычларын үтәүгә әзерлеккә, зур халыкара һәм федераль спорт, мәдәни-массакүләм һәм иҗтимагый-сәяси чаралар үткәргәндә гражданнарның иминлеген һәм террорчылыкка каршы яклануын тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде.

Росгвардия бүлекчәләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән бергә куелган бурычларны тулы күләмдә уңышлы башкардылар.

2018 елда махсус билгеләнештәге бүлекчәләр хезмәткәрләре меңнән артык оператив-эзләү һәм башка биремнәр эшләгән. Җинаять кылуда шикләнелгән 370 кеше тоткарланган, 8 берәмлек утлы корал һәм 1,5 килограммнан артык наркотик тартып алынган.

Ведомстводан тыш сак бүлекләре 2018 елда төрле милек формасындагы 13 мең 760 объектны саклый. Хезмәткәрләр саклана торган объектлардан 51 меңнән артык "Тревога" сигналы алган. Узган ел 259 җинаять ачыклаган һәм эзләнүдә булган 76 кеше тоткарлаган.

Росгвардия законсыз сакланучы коралны ирекле тапшыруны пропагандалауны үткәрде. Нәтиҗәдә, гражданнар тарафыннан 1,8 мең берәмлек корал тапшырылган.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Идел буе округы командующие урынбасары генерал-майор Евгений Березин командующий исеменнән Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе шәхси составына футбол буенча ДЧ вакытындагы профессиональ эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин, үз чиратында, халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булды һәм булачак, дип ассызыклады.

Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе бүлекчәләре үзләренең профессиональлекләрен күрсәттеләр, ведомство алдына куелган бурычлар үтәлгән.

Киңәшмә барышында 2018 елдагы хәрби-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Идарәнең аерым хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр РФ Президенты һәм ТР Президенты рәхмәтләре белән бүләкләнде, шулай ук кайбер хезмәткәрләр һәм хәрби хезмәткәрләр Росгвардиянең  Идел буе округы командующие һәм Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы карары белән бүләкләнде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.