Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе вәкилләре белән очрашты.
Мондый очрашулар гадәттәгечә Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәре кысаларында уза. Рөстәм Миңнеханов православие дине вәкилләрен 7 гыйнварда узган Раштуа бәйрәме белән котлады, дин вәкилләренә төбәктә үзара аңлашып яшәүләре һәм татулык саклауга өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде.
Бүгенге очрашу Рус православие чиркәве Казан епархиясенең Казан православие рухи семинариясе территориясендә узды.
Рөстәм Миңнехановны уку йорты янында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Казан православие рухи семинариясе ректораты вәкилләре, шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий һәм башкаларкаршы алды.
Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Рөстәм Миңнеханов белән аралашу вакытында республика җитәкчелеге православие дине вәкилләре белән җылы һәм яхшы мөнәсәбәтләрне саклавы турында әйтеп узды. “Республикада кешеләрне милли билгеләре һәм дин буенча аермаулары шатландыра, - диде митрополит Феофан. – Барлык кешеләр дә бертөрле, барысы да тигез, шуңа күрә сезгә рәхмәт, сезне Аллаһ сакласын”.
Моннан тыш, митрополит Феофан белән Рөстәм Миңнеханов семинаристлар өчен тулай торак төзелеше мәсьәләләре турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә буенча эшләргә йөкләмә бирде.