Татарстанда 2019 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла

12.01.2019

Татарстан Республикасында 2019 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла – бу 38 озак сроклы программа һәм ике быелгы программа.

 

Бүген бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  

 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 40 программадан бүгенгә 29ы ТР Кабинетлар Министрлыгы күрсәтмәсе белән раслауны таләп итә. Хәзергә 15 программа расланган, 7 се ТР Министрлар Кабинетына кертелгән, 8 программа буенча исемлекләр формалаштырыла һәм килештерелә.

 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 2018 ел йомгаклары буенча республикада 2 млн. 409,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган (еллык биремнең 100,3 %ы).

 

Социаль ипотека программасы буенча 2019 елга 7 мең 803 фатирлы гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт күләмендә инвестицион программа формалаштырылган.

 

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 165 объекты җир кишәрлекләре һәм инженер инфраструктура белән тәэмин ителгән. Проект-смета документациясе белән 157 объект тәэмин ителгән, төзелешкә 158 объект өчен рөхсәт бирелгән.

 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елда республикада торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча 309 ятим баланы 373 млн. 231,9 мең  сум күләмендә торак урыны белән тәэмин итү каралган.

 

2019 елда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән бюджет акчалары кысаларында 132 гаиләне (317 млн. 591,3 мең  сумга) торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 35 күп балалы гаилә; 52 яшь гаилә, шулай ук 45 граждан - «Һәркем өчен мөмкин булган һәм уңайлы торак белән тәэмин итү»  Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында.

 

2019 елда социаль-мәдәният объектларын төзү һәм аларга капиталь ремонт программалары буенча 21 авыл клубы; 11 җирлекләр Советлары  (башкарма комитетлар) биналары; 108 универсаль спорт мәйданчыгы; 12 блоклы модуль чаңгы базасы; 45 фельдшерлык-акушерлык пункты; 9 табиб амбулаториясе; 1 сәламәтлек саклау объекты, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү буенча 22 блоклы-модуль пункт төзү каралган.

 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы торак йортларда газ җайланмаларының имин кулланылышын тәэмин итүгә игътибарны арттырырга өндәде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада Яңа ел бәйрәмнәре чорында 3 мәртәбә газ белән агулану очрагы булган.

 

Ирек Фәйзуллин муниципаль берәмлекләр башлыкларына бу җәһәттән халыкка аңлату эшләре уздыруны оештырырга тәкъдим итте.  

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та газ җайланмаларын тоту иминлеген контрольдә тотарга кушты. Ул 31 декабрь көнне Магнитогорсктагы хәлне искә төшерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.