Рөстәм Миңнеханов мәдәни мирас объектларын саклау турында: Минем фикеремчә, бу гаять зур эш

14.01.2019

Соңгы елларда Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклау, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне реставрацияәү өлкәсендә бик күп эш башкарылды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау  коллегиясе утырышында белдерде. 

Коллегия «2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы буенча Татарстан Республикасында башкарылган эш һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына багышланды. 

«Шамов сырхауханәсе бинасы, 1908 ел, арх. К.С. Олешкевич» мәдәни мирас объектындагы торгызу эшләрен башкаруның һәм инвесторларга дәүләт ярдәменең мөһимлеген исәпкә алып, коллегия уздыру урыны итеп «Kazan Palace by Tasıgo» кунакханәсенең конференц-залы сайлап алынган (Казан, Калинин ур., 5/24).

Йомгаклау коллегиясендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният минитрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт саклап калуы департаменты директоры Роман Рыбало һәм  башкалар катнашты.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, тарихи һәм архитектур мирасны саклау эше Казанның мең еллыгына әзерләнү кысаларында башланды. Соңрак, "Яңарыш" фонды формалаштырылды, гаять зур эш башкарылды - иң әһәмиятле объектларны реставрацияләү һәм объектларга ЮНЕСКО мирасы статусын алу - юолар барысы да күп төрле структуралар, белгечләр, археологлар, тарихчылар һәм ресавраторлар эше нәтиҗәсе. Минем фикеремчә, бу гаять зур эш, диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Билгеле, без күп объетларны югалттык, аларны саклау эшен бераз алданрак башлыйсы булган, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма безнең муниципалитетларның тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклауга зур теләкләре һәм ихтыяҗлары бар. Казан, Чистай, Алабугадан башка, һәр муниципаль берәмлектә шундый эш алып барыла. Һәм ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты муниципалитетлар белән берлектә объектларны инвентаризацияләү эшен башкарырга тиеш, барысы да теркәлгән булырга тиеш. Адымлап эшне алып барачакбыз. Һәр сакланып калынган объект сезнең территориягезгә кеше җәлеп итәчәк. Татарстан һәм гомумән республикабызга соңгы  елда килүче туристлар саны күпмегә артуын күз алдына китерегез генә!. Бездә гаять зур тарихи мәдәни мирас байлыгы бар. Һәм бу Казанда гына. Ә бу бит әле Биләр, Чистай, Әтнә районы да. Һәр районда кызыклы булырлык урыннар бар". 

Татарстан Президенты шулай ук Иван Гущинның агачтан төзү сәнгатен өйрәнү үзәген булдыру тәкъдимен хуплады. 

"ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы белән мин риза - агачтан төзү сәнгатен өйрәнү үзәген булдырырга кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, бу аерым бер кластер булырга тиеш, анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, ресурс үзәкләр, төзелеш колледжлары һәм башка төзелеш белгечләрен әзерләүче структуралар керергә тиеш, агачтан төзү сәнгатен өйрәнү методикалары бар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.