Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясе утырышында катнаша

14.01.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау  коллегиясе утырышында катнаша.

Коллегия «2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм аларны дәүләт саклавы буенча Татарстан Республикасында башкарылган эш һәм 2019 елга бурычлар турында» темасына багышлана.

«Шамов сырхауханәсе бинасы, 1908 ел, арх. К.С. Олешкевич» мәдәни мирас объектындагы торгызу эшләрен башкаруның һәм инвесторларга дәүләт ярдәменең мөһимлеген исәпкә алып, коллегия уздыру урыны итеп «Kazan Palace by Tasıgo» кунакханәсенең конференц-залы сайлап алынган (Казан, Калинин ур., 5/24).

Йомгаклау коллегиясендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Мәдәният минитрлыгының Мәдәни мирасны дәүләт саклап калуы департаменты директоры Роман Рыбало һәм  башкалар катнашты.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар иң кызыклы археологик табышлар күргәзмәсен карап чыктылар.

Коллегия утырышы Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин алып барды.

Чарада катнашучыларга «Татарстан мәдәни мирас объектларын саклап калу турында» тәкъдир итү фильмын күрсәттеләр.

Аннары төп нотык белән Иван Гущин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда матди һәм мәдәни мирас объектларын саклап калу өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында шушы вәкаләтләр ТР Мәдәният министрлыгы карамагыннан Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетына күчкән.

Комитет башлыгы шулай ук берничә проблемалы мәсьәләне билгеләде. 566 объект турында белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт дәүләт реестрына кертү өчен  кадастр эшләре уздырылырга тиеш.

374 объект буенча саклау зонасын эшләргә кирәк, федераль закон нигезендә  проектлар 2020 елга кадәр расланырга тиеш.

Муниципаль һәм хосусый милектәге 414 объектка мәгълүмати күрсәткечләр урнаштырырга кирәк.

Комитет реставрацион һәм техник биремнәр, объектларны саклап калу, документацияне килештерү эшләрен башкаруга рөхсәтләр бирә.

Комитет башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда КДАТУ базасында агачтан эшләнгән халык архитектурасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү үзәге булдырылачак.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.