Яңалыклар

01.06.2025

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсендә поезд һәлакәте нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.

"Татарстанлылар һәлак булганнарның якыннары белән чын күңелдән хәсрәтләрен уртаклаша. Җәрәһәтләнгәннәргә тизрәк савыгуларын телибез. Балалары хастаханәгә эләккән ата-аналарга аерым уртаклашу сүзләре», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.

01.06.2025

Бүген Татарстан Премьер – министры Алексей Песошин «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырды.

Татарстан Республикасы стипендияләрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан Кремлендә (Пушечный двор кабул итүләр залында) узды.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Лионова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.

31.05.2025

Казан - дөньякүләм әһәмияткә ия химия фәненең чишмә башы, анда озак еллар дәвамында илебез сәнәгатенең киләчәге формалаша. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

31.05.2025

Санитар-экологик ике айлыкны уздыру нәтиҗәләре турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

31.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чәчү кампаниясенең барышы һәм терлек азыгы әзерләү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

31.05.2025

Республикада торак төзелеше буенча еллык планның яртысыннан артыгы - 56%ы үтәлгән. Абсолют саннарда бу 1 млн 814 мең квадрат метр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

31.05.2025

Эссе көннәр урнашу сәбәпле, республикада янгыннар һәм суда һәлакәтләр барлыкка килү куркынычы артты. Моңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә игътибар итте.

31.05.2025

Киләсе атнада, алтынчы июньдә, республикада Корбан бәйрәме һәм Рус теле көне билгеләп үтеләчәк. Рөстәм Миңнеханов барлык чараларны да иң югары дәрәҗәдә уздырырга кушты.

30.05.2025

Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда яңа буын Sollers SF5 җиңел коммерцияxtk автомобильләрен җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнаштылар.

30.05.2025

Бүген Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Россия Тикшерү комитетының Кадетлар спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тикшерү комитетының иҗтимагый-сәяси эш идарәсе җитәкчесе, Россия Герое Сергей Петров һәм башкалар катнашты.

Битләр: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>