Яңалыклар

18.05.2025

Бүген борынгы Болгар шәһәрендә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы узды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Альбир Крганов, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башка дин әһелләре булды.

17.05.2025

Бүген Казанда футбол буенча «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турнирын ябу тантанасы узды. Турнир «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды һәм 8 илдән 10 команда һәм ике йөздән артык катнашучыны җыйды.

Чара «Яшь гвардия» спорт-савыктыру лагере базасында узды.

Җиңүчеләрне котларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.

17.05.2025

Бүген «Казан Экспо»да XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхеразыев, РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Россиянең 78 субъектыннан, шулай ук Беларустан 1000нән артык дин әһеле катнашты.

17.05.2025

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

17.05.2025

Бүген Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелешенең барышы, шулай ук социаль объектлар, җәмәгать киңлекләре төзү буенча республика һәм федераль программаларның алып барылышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

16.05.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмән халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.  

16.05.2025

Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумының пленар утырышы ачылды.

Утырыш «Казан Экспо» ХКҮнең И. Шакиров исемендәге концертлар залында узды.

Пленар утырышның онлайн-трансляциясе оештырылды.

Пленар утырышның модераторы - CIBAFI ислам банклары һәм финанс учреждениеләре Генераль советы Генераль секретаре Абделила Белатик.

16.05.2025

Татарстан Хөкүмәте һәм ВЭБ.РФ партнерлык финанславын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк. Бу хактагы килешүгә бүген 16 нчы KazanForum кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Игорь Шувалов кул куйдылар.

16.05.2025

Татарстанга төрекмән халкының Милли лидеры, Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

16.05.2025

Әзәрбәйҗан - Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе, без хезмәттәшлегебезгә зур игътибар бирәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Россия-Әзәрбәйҗан хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шаһин Абдулла улы Мостафаев белән очрашуда белдерде.

Очрашу «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» 16 нчы халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮтерриториясендә узды. Анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин катнашты.

Битләр: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>