Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Федераль экология операторы» ФДУП генераль директоры Максим Погодин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар сәнәгатьнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметү максатларында җитештерү калдыклары белән эш итү һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы һәм Федераль экология операторы 2020 елдан бирле хезмәттәшлек итүдә уңай тәҗрибәгә ия. Шул елны I һәм II класслы куркынычлы калдыклар белән куркынычсыз эш итү шартларын тудыру һәм тупланган экологик зыянның аеруча куркыныч объектларын бетерү өлешендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
"Федераль экологик операторы" федераль дәүләт унитар предприятиесе (ФЭО) — ил масштабларында төрле төрдәге һәм куркыныч класслы калдыклары белән эш итүче махсуслаштырылган оешма. I-II класслы калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор "Росатом" дәүләт корпорациясе составына керә.