Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган барлык чаралар да киң гаилә аудиториясенә юнәлдерелергә һәм иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Бәйрәм киләсе атнада, 8 июльдә билгеләп үтелә. Ул гаиләдә бердәмлекне, гармонияне һәм үзара аңлашуны гәүдәләндерә, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ассызыклый.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика муниципаль районнарында 1 июльдә «Татарстан - бәхетле гаиләләр территориясе» шигаре астында «Гаилә атнасы» проектына старт бирелде.
"Республика дәрәҗәсендә 8 июльдә 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә микроавтобуслар тапшыру тантанасы булачак. Шулай ук “Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале дә булачак", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.