Россия венчур форумы - тупланган тәҗрибә һәм иң яхшы парктикалар белән уртаклашу, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында эшлекле партнерлар белән килешүләргә ирешү, шулай ук илебезнең инновацион системасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирү өчен нәтиҗәле мәйданчык ул. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген XIX Россия венчур форумын ачу тантанасында белдерде. Чарада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия Венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм башкалар катнашты.
Иннополиста кичә Россия венчур форумының рәсми «нуль» көне узды, анда венчур базарын үстерү һәм технологик эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чараларда 1000гә якын кеше катнашты, алар арасында – экспертлар, инвесторлар, стартаплар һәм венчур фондлары, эре корпорацияләр һәм үсеш институтлары вәкилләре.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары Ләйлә Фазлыева кышкы спорт төрләре буенча «Ватанны саклаучылар Кубогы» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында бөтенроссия комплекслы физкультура чарасында катнашучы Татарстан Республикасы җыелма командасы спортчылары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Chongqing Machinery & Electronics Holding холдинг төркемендә булды. Монда ул Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәренең Кытай Коммунистлар партиясе Секретаре Юань Цзяцзюнь белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чунцинга эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Секретарьга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм Чунцинда беренче тапкыр булуын һәм шәһәргә соклануын белдерде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә (КХР) Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автозаводында булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Кытайда эш сәфәрендә.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән татарстанлыларга намуслы хезмәтләре һәм эшкә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Кытай Халык Республикасына (КХР), Чунцин шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан - Чунцин» эшлекле форумында катнашты. Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ил һәм шәһәр җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары һәм эшлекле форум уздыру, яңа уртак проектлар турында сөйләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан дәүләт аграр университеты коллективына ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны тәкъдим итте. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чунцин шәһәрендә эш сәфәрендә. Чунцин - дөньяда иң зур, аның мәйданы 82 мең кв. км тәшкил итә, халкы якынча 32 миллион кеше.